Барлык яңалыклар
Спорт
29 декабрь 2022, 23:19

Самбо үсеш алачак

Самбо үсеш алачак
Самбо үсеш алачак

 Радий Хәбиров Бөтенрусия самбо федерациясе президенты, "Za самбо" федераль партия проектын алып баручы Сергей Елисеев, шулай ук Бөтенрусия самбо федерациясенең попечительләр советы әгъзасы Саркис Гогорян белән очрашты.

Республикада бу спорт дисциплинасын үстерү мәсьәләләре каралды. Бөтенрусия самбо федерациясе президенты Сергей Елисеев "Za самбо" партия проекты турында сөйләде. Спортның бу төрен мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында  кертертү турында сөйләштеләр. Очрашуда республикада самбо мәктәбен төзү перспективалары турында фикер алыштылар. Башкортстан Башлыгы бу юнәлешне төбәкнең балалар-үсмерләр спорт мәктәпләренең берсенә беркетергә тәкъдим итте. Ул Мәгариф һәм фән министрлыгына, республика Спорт министрлыгы белән берлектә 2023 елда мәктәпләрне модернизацияләү президент программасы кысаларында 10 уку йортында самбо дәресләре өчен мәйданчыклар карарга кушты.

Тагын бер юнәлеш - самбо буенча тренерларны әзерләү. Республика Башлыгы төбәк Спорт министрлыгына Башкортстан физик культура институты базасында спорт педагогларын укыту мөмкинлеген карарга кушты.

"Авыл тренеры" республика программасы кысаларында да самбо тренерлары өчен өстәмә грантлар каралган. 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: