Барлык яңалыклар
Спорт
19 декабрь 2022, 22:07

Русиядә тагын бер бәйрәм көне билгеләнәчәк

Бу бәйрәм кайсы өлкәгә кагыла?

Русиядә тагын бер бәйрәм көне билгеләнәчәк
Русиядә тагын бер бәйрәм көне билгеләнәчәк

Президент Владимир Путин илдә Самбо көнен булдыру турындагы указга кул куйды, ул ел саен 16 ноябрьдә билгеләп үтеләчәк. Дүшәмбе көнне бастырылган документта әйтелгәнчә, бу "спортны популярлаштыру һәм үстерү өчен" эшләнде.

Самбо (коралсыз үз-үзеңне саклау) - 1930-нчы елларда СССРда үсеш алган спорт төре. Ул спорт элементларын һәм милли көрәш төрләрен, шулай ук ​​төрле үз-үзеңне саклау системаларын берләштерә.

1938 елның 16 ноябрендә СССР спорт советы илдә үстерелгән спорт төрләренә самбоны да кертә.

Чыганак: Башинформ

Фото: Башинформ

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: