Барлык яңалыклар
Спорт
16 декабрь 2022, 18:43

Спортны бергәләп үстерәчәкбез

Башкортстан – спортчылар төбәге.

Спортны бергәләп үстерәчәкбез
Спортны бергәләп үстерәчәкбез

Башкортстан – спортчылар төбәге.

 

Русия спорт министрының беренче урынбасары Азат Кадыйров Физкультура һәм спорт буенча республика советы утырышында Башкортстанның илнең иң спорт сөючән төбәкләренең берсе булуын, биредә күп күрсәткечләр Русиядәге уртача күрсәткечләрдән югарырак икәнлеген билгеләп үтте.

«Моңа республика җитәкчелеге, Спорт министрлыгы, спорт җәмәгатьчелеге игътибары нәтиҗәсендә ирешелә. Спорт объектлары төзелешенә зур акчалар сарыф ителә. Мин шәхсән Светлана Хоркинаның спорт гимнастикасы үзәгендә булдым, Көрәш сарае, Ишкәкле слалом комплексы төзелә, Фехтование үзәге төзелеше башланды. Башкортстанда ел саен меңнәрчә спорт һәм физкультура-киңкүләм чаралары үткәрелә», – диде Азат Кадыйров.

Совет утырышы кысаларында Донецк һәм Луганск халык республикаларының спорт ведомстволары белән физик культура һәм спортны үстерү юнәлешендә хезмәттәшлек турында килешүләрне имзалау тантанасы булды.

 Башкортстан Башлыгы ДХРның яшьләр, спорт һәм туризм министры Александр Громаковка һәм ЛХР Мәдәният, спорт һәм яшьләр министрлыгының идарә башлыгы Олег Шеренешевка көрәш келәмнәре сатып алу өчен сертификатлар тапшырды.

 

"Без шундый бүләк өчен бик рәхмәтле, тугандаш Башкортстан һәрвакыт безнең янда булды. Бүгенге килешү безгә спорт өлкәсендә хезмәттәшлегебезне тагын да ныграк үстерергә мөмкинлек бирәчәк, Башкортстаннан өйрәнерлек нәрсәләр бар», – диде Александр Громаков.

 

 

Спортны бергәләп үстерәчәкбез
Спортны бергәләп үстерәчәкбез
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: