Барлык яңалыклар
Спорт
16 декабрь 2022, 21:05

Чарада өч меңнән артык спортчы катнаша

Бүген Уфада XVIII халыкара көрәш сәнгате форумы ачылды.

Чарада өч меңнән артык спортчы катнаша
Чарада өч меңнән артык спортчы катнаша

Бүген Уфада 18 нче халыкара көрәш сәнгате форумы ачылды. Турнир Рима Баталова исемендәге спорт әзерлеге үзәгендә старт алды.

Ярышларга Русиянең 50 дән артык төбәгеннән һәм якын чит илләрдән - Үзбәкстаннан, Казахстаннан, Әрмәнстаннан, Белоруссиядән, Көньяк Осетиядән, Әзербайҗаннан, Кыргызстаннан һәм Таҗикстаннан 3 меңнән артык спортчы, шулай ук Һиндстан һәм Африка илләреннән килгән иде. Бу спорт турнирын Русия спорт министрлыгы, Русия көрәш сәнгать берлеге, Башкортстан спорт министрлыгы оештырган.Форум 19 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Шушы көннәрдә көрәшнең 22 төре, фестиваль программалары, мастер-класслар һәм семинарлар узачак: тхэквондо, айкидо, көрәш, каратэ, кикбоксинг, тай боксы һәм башка төр ярышлар үтәчәк. Көрәш форумы сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балаларга, яшүсмерләргә, яшьләргә патриотик тәрбия бирү, шулай ук Русия һәм чит ил халыкларының милләтара дуслыгын ныгыту максаты белән үткәрелә.

Автор фотосы. 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: