Барлык яңалыклар
Спорт
15 декабрь 2022, 11:58

Спортта сынатмыйбыз

"Башкортстан үзен Русиянең спорт картасында актив күрсәтә, — диде Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт Җыелышы-корылтаена юллама барышында.

Спортта сынатмыйбыз
Спортта сынатмыйбыз

"Башкортстан үзен Русиянең спорт картасында актив күрсәтә, — диде Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт Җыелышы-корылтаена юллама барышында. - Без дус илләр белән берлектә ярышлар уздырабыз. “Геройлар ярышы” кебек яңа спорт проектларын үстерә башладык. Сәламәтлекләре чикләнгән спортчылар өчен барлык шартларны да тудырабыз. Безнең паралимпиячеләр Рима Баталова исемендәге спорт үзәгендә шөгыльләнәләр. Быел Адаптив спорт үзәге эшли башлады, аңа бассейн, тренажер һәм спорт заллары булган „Нефтяник“ спорт комплексын бирәчәкбез.

 Соңгы өч елда тармак зур федераль финанслауны җәлеп итә алды. Бу Уфаның көрәш, фехтование үзәкләренең 450 еллыгына багышланган зур спорт объектларын төзү, шулай ук спорт әзерлегенең яңа программаларын гамәлгә ашыру белән бәйле. Быел ике тапкыр олимпия чемпионы Светлана Хоркина исемендәге Гимнастика үзәген ачылды. Анда хәзер 800дән артык бала шөгыльләнә. Киләчәктә дә халыкка физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырачакбыз.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: