Барлык яңалыклар
Спорт
2 декабрь 2022, 10:55

Биатлон буенча чемпион... аракы белән дәваланам, ди

Моны ир кеше әйтсә, аптырамас идек тә бит...

Биатлон буенча чемпион... аракы белән дәваланам, ди
Биатлон буенча чемпион... аракы белән дәваланам, ди

Чирләп китсәк, кем ничек дәвалана инде: берәүләр табиб билгеләгән даруларны эчәргә ашыга, икенчеләр үләннәр шифасына таяна, өченчеләр бөтенләй дә “әй, үтәр әле” дип, сәламәтлегенә кул селти. Андыйлар да бар. Ә менә  биатлон буенча өч тапкыр дөнья чемпионы, италияле туташ Доротея Вирер арып, чирләп китүләрен... аракы белән дәвалавы турында сөйләгән.

“Якшәмбе кичендә, барлык ярышлар беткәч, аракы белән дәвалану  яхшы идея кебек. Ярдәм итәр дип ышанам”, - ди спортчы.

2018нче елда Вирер Русия биатлон җанатарларын, урысча әйткәндә, үзенең  иң “безумный” җанатарлары дип атаган.  Алар  аны, никахта булуына карамастан,   үзләренә кияүгә чыгарга кыстаганнар.  Ә Доротея  2015 елның 30 маеннан кияүдә инде.

32 яшьлек Вирер – биатлон  буенча өч тапкыр дөнья чемпионы һәм 2018, 2019 һәм 2019-2020 сезоннарында биатлон буенча ике тапкыр дөнья Кубогы иясе. Аның активында Олимпия уеннарының өч бронза медале дә бар.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: