+21 °С
Болытлы


Башкортстанда полиция генерал-лейтенанты Артур Фәрваз улы Әхмәтханов истәлегенә багышланган Бөтенрусия көрәш турниры башлана. Бу турыда республика вице-премьеры урынбасары Ирек Сәгыйтов үзенең телеграмма каналында сөйләде.
Турнирда илнең 20 төбәгеннән 200ләп көрәшче катнаша. Ярышлар Рима Баталова исемендәге спорт күнегүләр үзәгендә уза. Ирек Сәгыйтов үзәкнең тиешле стандартларның барлык таләпләренә туры килүен, шуңа күрә спорт чарасы тиешле дәрәҗәдә узачагын әйтте.
Чыганак: bashinform.ru
Фото:bashinform.ru