

Фестивальне ачу тантанасына Башҡортстан Хөкүмәте рәисе урынбасары Ирек Сәгыйтов, БДБ дәүләтләренең Дәүләтара гуманитар хезмәттәшлек фонды җитәкчесе киңәшчесе Камол Рәхимов, Башҡортстанның спорт министры Руслан Хәбибов һәм башҡа мәртәбәле кунаклар катнашты.
Ирек Сәгыйтов спортчыларны Башҡортстан Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән сәламләде.
- Безнең республикада фестиваль беренче тапкыр оештырыла. Кунакчыл Башкортстанда сезне кабул итүебезгә бик шатбыз. Бүген безгә Бәйсез Дәүләтләр Берләшмәсенең тугыз иленнән 400 дән артык яшь спортчы килде. Фестиваль республикада мәктәп спортын үстерүгә зур этәргеч бирәчәк, дип ышанам. Бу спорт фестивале сезгә медальләр генә түгел, яңа дуслар да бүләк итсен, - диде Ирек Сәгыйтов.
Русиянең спорт министры Олег Матыцин фестивальдә катнашучыларга видео котлау белән мөрәҗәгать итте. Русия Чит ил эшләре министры Сергей Лавров та спортчыларга уңышлар теләде.
“Бу ярышларга кызыксыну арта бара. Спорт компонентына өстәп, фестивальнең максаты - яңа танышлар һәм аралашу. Фестивальдә катнашучылар ярышларны гына түгел, мастер-классларны, экскурсияләрне, кино һәм театрдагы очрашуларны да көтәләр”, - диде Олег Матыцин.
“БДБ илләре фестивале – “Балалар спорты” федераль проектының иң мөһим спорт чараларының берсе. Монда катнашучылар спортта үз көчләрен һәм сәләтләрен сынап кына калмыйча, яңа дуслар табалар, безнең Башкортстан традицияләре белән танышалар. Шулай итеп, без дуслык мөнәсәбәтләребезне ныгытабыз”, - диде Спорт министры Руслан Хәбибов.
Спорт бәйрәмен ачу тантанасын һәрбер делегациянең спорт командалары парады, фестиваль флагын алып чыгу, спортчыларның һәм баш судьяның ант биреүе, ижади коллективларның чыгышлары бизәде. Фестивальдә Әзербайжан, Үзбәкстан, Әрмәнстан, Казахстан, Беларус, Молдова, Тажикстан, Кыргызстан, шулай уҡ Русия җыелма командалары составында 400 дән артык спортчы катнаша. Башҡортстанның һәм Уфа шәһәре командалары спортчылары парадта аерым үттеләр.
16-18 ноябрь көннәрендә мини-футбол, баскетбол, волейбол, өстәл теннисы, бадминтон, шахмат буенча ярышлар үткәреләчәк.