Спорт
30 октябрь 2022, 12:47

Русия Кубогы ярышлары тәмамланды

Грек-рим көрәшендә ил Кубогының финал ярышлары Башкортстан Башлыгы призы бәйгеләре белән тәмамланды.

Русия Кубогы ярышлары тәмамландыРусия Кубогы ярышлары тәмамланды
Русия Кубогы ярышлары тәмамланды

130 кг авырлык категориясендә Башкортстан көрәшчесе Нохчо Лабазанов җиңүче булды. Финалда ул Мәскәү спортчысы Марат Кампаровны җиңде. Якташларыбыз Ислам Опиев 77 кг авырлык категориясендә көмеш медаль яулады, ә 55 кг авырлыкта Никита Криницын өченче баскычка күтәрелде.

Команда ярышында Башкортстан җыелмасы 3 урынны яулады. Беренче урында - Мәскәү, икенче урында - Краснодар өлкәсе җыелма командасы.

Чыганак: Башинформ

Фото: Башинформ

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас