

Республикада табиблар җитмәү мәсьәләсе бүген көнүзәк булып тора.
Әлеге проблемага карата Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Туры элемтә” барышында болай диде:
“Табиблар җитмәве – көн кебек аңлашыла. Табиблар саны буенча уңай динамика 2021 елның ахырына җимерелде. Чөнки пандемия аркасында өлкән яшьтәге табиблар һәм шәфкать туташлары эштән китте.
Без тар белгечләр өчен “Земский фельдшер”, “Авыл табибы” кебек программалар кабул иттек. Ел саен югары уку йортларыннан берничә йөз табиб укып чыга. Республика поликлиникаларына һәм дәваханәләренә аларның яртысы гына барса да, проблема хәл ителер иде. Бу – безнең бурыч. “Сәламәтлек сәгатьләре”ндә һәр хакимият башлыгына табибларны җәлеп итү бурычын куябыз. Бу аларның эшчәнлеге нәтиҗәлелегенә бәя биргәндә исәпкә алыначак”.