Спорт
26 октябрь 2022, 13:39

«Уфа» җитәкчесез калды

Куелган максатка ирешеп булмас, мөгаен.

«Уфа» җитәкчесез калды«Уфа» җитәкчесез калды
«Уфа» җитәкчесез калды

Денис Попов “Уфа” футбол клубының баш тренеры вазифасыннан китә. Бу турыда клубның матбугат хезмәте хәбәр итте. Килешү якларның үзара килешүе белән туктатылды.

Белгеч 2022 елның августында “Уфа” клубын җитәкләде. Аның җитәкчелегендә команда 11 рәсми матч уйнады. Клуб шуларның өчесендә җиңде, өчесендә тигез исәп теркәлде һәм биш җиңелү кичерде.

Белүегезчә безнең клуб узган уен мизгелендә премьер – лигадан төшеп калды һәм милли лигада чыгыш ясый башлады. Клуб җитәкчелеге тарафыннан бу уен мизгелендә янә премьер – лигага күтәрелү бурычы куелган иде. Уен мизгеле үзенең уртасына якыная ә клуб унынчы урыннан күтәрелә алганы юк. Мондый күрсәткечләр белән максатка ирешеп булмаячагы көн кебек ачык. Уен мизгеле уртасында баш тренерны алмаштыру уңышка китерәчәгенә дә өмет бик аз. Аның каравы хоккей буенча уңышлар куандыра. “Салават Юлаев” клубы әлегә өченче урында бара.

Бүген “Салават Юлаев” һәм “Ак Барс” клублары очрашуын карарга онытмагыз, дуслар.

Чыганак:gorobzor.ru

Фото:gorobzor.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас