Спорт
24 октябрь 2022, 15:22

Егет-кызлар көч сынашачак

Ярышларда Русиянең 14 төбәгеннән 170 дән артык көрәшче катнашыр дип көтелә.

Егет-кызлар көч сынашачакЕгет-кызлар көч сынашачак
Егет-кызлар көч сынашачак

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов социаль челтәрдәге битендә хәбәр итүенчә, иртәгә, 25 октябрьдә, Уфада егетләр һәм кызлар арасында көрәш буенча ачык республика турниры башлана.

- Иртәгә милли героебыз Салават Юлаев истәлегенә егетләр һәм кызлар арасында ирекле көрәш буенча ачык республика турниры ачыла. Бу 1961 елдан бирле үткәрелә торган иң борынгы турнирларның берсе. Ярышларда Русиянең 14 төбәгеннән 170 дән артык көрәшче катнашыр дип көтәбез. 16 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар 11 авырлык категориясендә көч сынашып, җиңүчеләр медальләр белән бүләкләнәчәк. Барлык катнашучыларга да уңышлар телим, - дигән ул.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас