

9 октябрьдә Рима Баталова исемендәге спорт күнегүләр үзәгендә Республика көненә арналган билбау көрәше буенча ачык турнир старт алды. Турнир кысаларында Үзбәкстан һәм Башкортстан җыелма командалары арасында иптәшләрчә матч үткәрү планлаштырыла.
Әлеге спорт чарасын үткәрү турында карар Башкортстан Спорт министрлыгы белән Үзбәкстанның Наманган өлкәсе Хөкүмәте арасында физик культура һәм спорт өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында имзаланган меморандум кысаларында кабул ителде.
Турнир Бөтенрусия билбау көрәш федерациясенең гамәлдәге кагыйдәләре нигезендә илләр һәм дөнья халыкларының дуслыгын ныгыту максатыннан үткәрелә. Бүләкләү тантанасы 2022 елның 10 октябрендә спорт күнегүләр үзәгендә узачак.
Элегерәк Наманган билбау көрәше буенча дөнья чемпионатын кабул итте. Команда буенча гомуми зачетта Русия командасы 1нче урынны алды. Милли команда уңышына Башкортстан спортчылары зур өлеш керттеләр, алар 5 алтын һәм 2 бронза медаль яуладылар.
Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ