

Пекинда Камилә Вәлиевага карата башланган допинг –вәзгыять әле булса дәвам итә. Камиләнең Олимпиадада уңышлы чыгыш ясаячагына, иң югары бүләккә лаек булырына шик юк иде. Халыкара Олимпия комитетының 2015 елдан алып безнең спортчыларыбызга аяк чалып килүенә күнегә башласак та, Камиләгә карата бу кадәр ямьсез адымга барырлар дип көтмәгән идек. Команда беренчелегендә иң яхшы программаны күрсәтеп, безнең җыелманың җиңүенә зур өлеш кертте ул. Шуңардан соң Камиләнең ике ай элек алынган допинг – тесты уңай нәтиҗә бирүе турында хәбәр ителде. Олимпия комитеты җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы уздырылмаячагын игълан итте.
Шул көннән алып Камиләгә карата җәфалы, бинахак тикшерү эшләре башлады. Безнекеләр җиңмәгән булса, 2 ай элек тапшырылган допинг –тестны искә алучы да булмас иде. Юк шул, алар Камиләнең шәхси беренчелектә дә җиңеп чыгуыннан курыктылар.
Февраль аеннан бирле бер анализны тикшерү бара. РУСАДА Камилә Вәлиева эше буенча тикшерү эше тәмамланды һәм допингка каршы дисциплинар комитетка тапшырылды дип хәбәр итте. 30 сентябрь көнне бу комитет тикшерү нәтиҗәләре буенча карарны игълан итәргә тиеш иде. Тыңлаулар гадәттә бер көн үткәрелә һәм шул көнне үк карар кабул ителә. Тик 30 сентябрьдә тыңлаулар булмады. Аның нигә булмавын аңлатучы да юк. Димәк, янә көтәбез.
Чыганак:championat.com
Фото:championat.com