

Әлеге уеннарда 2 меңнән артык спортчы катнаша, шуларның 170е –чит ил вәкилләре. Бирегә Русия Федерациясенең 78 төбәгеннән иң көчле спортчылары җыелды.
Программа 9 спорт төрен үз эченә ала: җиңел атлетика, йөзү, өстәл теннисы, җәядән ату, тхэквондо, коляскада фехтование, шахмат һәм шашка. Башкортстаннан Токиодагы Паралимпия уеннары җиңүчеләре һәм призерлары: 2 тапкыр чемпион булган Богдан Мозговой һәм Андрей Николаев, чемпион Илнур Гарипов, бронза призерлары Артур Сәйфетдинов һәм Аделина Рәзетдинова, Елена Паутова, Анна Кулинич –Сорокина, Никита Нагаев катнаша. Гомумән алганда, безнең республиканың 46 спортчысы үзенең көчен күрсәтәчәк. Спортчыларыбызга уңышлар теләп калабыз.
Чыганак:kubnews.ru
Фото:kubnews.ru