Русия герое Александр Васильевич Доставалов истәлегенә беренче тапкыр республика спартакиадасы оештырылды.
- Бу уникаль, чагыштыргысыз вакыйга быел беренче тапкыр үткәрелде. Без бабаларыбыз эшен дәвам итәбез, геройларыбыз һәм данлыклы ватандашларыбыз истәлеген, бөек илебез тарихын, еллар дәвамында формалашкан кыйммәтләрне һәм гореф-гадәтләрне кадерлибез. Хәзерге вакытта яшь буынныа төрле уйдырмаларны һәм ялганны чын хакыйкатьтән аерырга өйрәтү бурычы алгы сызыкка чыга” ,– диде мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мәүлетбирдин.
Ике көн дәвам иткән бәйгеләрдә 90 нан артык курсант катнашты. Алар тарихи викторина, сочинение язу, спорт һәм хәрби спорт төрләре буенча үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.
Спартакиада нәтиҗәләре буенча команда ярышларында җиңүчеләр:
- 1 урын –А.В Доставалов исемендәге Башкорт кадет корпусы;
- 2 урын –Стәрлетамак шәһәренең 23 санлы мәктәбе;
- 3 урын –Уфа раойнының Булгакова авылы мәктәбе
- Спартакиада киләчәктә мәгариф өлкәсендәге үзәкләштерелгән чаралар исемлегенә кертеләчәк һәм ел саен үткәреләчәк.:
Чыганак:Башинформ
Фото: Башинформ