“Салават Юлаев” җанатарлары мондый уеннарны күптән көткән иде. Соңгы өч уенда егетләребез бик көчле һәм нәтиҗәле уен күрсәтте. Бүгенге очрашуда Омск командасы “Авангард” 5: 0 исәбе белән җиңелеп кайтып китте. Матч кызыклы, тиз һәм динамик булып чыкты. Ике команда да көчле көндәш иде. Ләкин Виктор Козлов стратегиясе нәтиҗәлерәк булып чыкты.
Беренче чорның 9 нчы минутында “Салават Юлаев” форварды Артем Пименов исәпне ачты - 1: 0. Николай Кулемин 21-нче минутта икенче гол кертте, Сергей Шмелев 22-нче минутта исәпне 3: 0 ясады. Артем Пименов җиңү дулкынын дәвам итте һәм 43-нче минутта икенче голын кертте. 52 минутта Станислав Бочаров исәпне 5кә җиткерде.
Афәрин, “Салават Юлаев”!
Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ