Барлык яңалыклар
Спорт
19 сентябрь 2022, 21:39

Милли көрәш батырлары

Батыр егетләрне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров котлады.

Милли көрәш батырлары
Милли көрәш батырлары

Батыр егетләрне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров котлады.

8-11 сентябрь көннәрендә Үзбәкстанда билбау көрәше буенча ярышлар узды. РФ җыелма командасы составында Башкортстан спортчылары биш алтын һәм ике бронза медаль яулады.

Бу уңайдан Башкортстан җитәкчесе республика спортында тәрбияләнүчеләрнең милли команда казанышларына зур өлеш кертүләрен ассызыклады. - Русия җыелма командасы Наманганда узган билбау көрәше буенча дөнья чемпионатында чыгыш ясады. Анда нәкъ менә Башкортстан  гомум җиңүгә хәлиткеч өлеш кертте, - диде Радий Хәбиров. Башкортстан Башлыгы шул ук вакытта спортчы педагогларның - «Батыр» мәктәбе остазы, Бөтенрусия билбау көрәше федерациясенең беренче вице-президенты Рөстәм Зыякаевның һәм республика Билбау көрәше федерациясе президенты Ирек Шәриповның хезмәтен билгеләп үтте.

Менә шундый без - төрле милләт вәкилләре республика, илебез уңышлары өчен бердәм тотынабыз.

Милли көрәш батырлары
Милли көрәш батырлары
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: