Барлык яңалыклар
Спорт
16 сентябрь 2022, 18:54

Үсмерләр биатлонда көч сынаша

Уфа – янә биатлон үзәге. 

https://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

Бүген, 16 сентябрьдә, Уфада биатлон буенча Олимпия резервы спорт мәктәбенең спорт комплексы нигезендә үсмерләр арасында биатлон буенча Русия беренчелеген ачу тантанасы үтте.

Чарада Башкортстанның спорт министры Руслан Хәбибов, Дәүләт Думасы депутаты Рима Баталова, Русия Биатлончылар берлегенең мактаулы вице-президенты Вадим Мелихов, Башкортстан Биатлоны федерациясенең беренче президенты Энгельс Колмөхәммәтов, республиканың “Биатлон һәм чаңгы узышлары федерациясе” рәисе Максим Чудов һәм башка мактаулы кунаклар катнаштылар.

“Башкортстан янә җәйге биатлон үзәгенә әйләнде. Бүген безнең белән ил төбәкләренең иң көчле 29 командасы. Безнең команда әзер дип ышаныч белән әйтә алам. Без бик җитди әзерләндек. Исегезгә төшерәбез, 2021 елда безнең спортчылар эстафетада җиңде. Бу стартлар безгә тагын да күбрәк медальләр китерер дип өметләнәм”, – диде спорт министры Руслан Хәбибов.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: