Барлык яңалыклар
Спорт
21 август 2022, 19:28

Башкортстанда "акыллы" спорт мәйданчыклары пәйда булачак

«Бизнес-спринт (Мин спортны сайлыйм)" проектында катнашуга заявкалар бирергә була.

Руфина Таҗиева
Фото:Руфина Таҗиева

Федераль проект эшкуарлар катнашлыгында заманча спорт мәйданчыклары булдыруны күз уңында тота, диде   Башкортстан Республикасының спорт министры урынбасары Сергей Алопин.

Ишкәкле слалом буенча дөнья чемпионы Алсу Минһаҗева сүзләренә караганда, “Бизнес-спринт” федераль проекты ярдәмендә республикада яңа спорт заллары һәм “акыллы” мәйданчыклар барлыкка киләчәк, ә безнең төбәк халкы спорт белән активрак шөгыльләнә һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бара алачак.

Беренче "акыллы" спорт мәйданчыклары Мәскәүдә 2017 елда барлыкка килде. Бу - ясалма өслекле футбол кыры, йөгерү юллары, волейбол һәм баскетбол мәйданчыклары, шулай ук урам тренажёрлары керә ала торган стадионнар. Өстәвенә, мәйданчыклар Интернетка тоташтырылган.

Хәзер Башкортстанда шундый "акыллы" ике спорт мәйданчыгы төзелә. Алар Уфада Борисоглебская урамы, 16 һәм Стәрлетамакта Водолаженко урамы, 2А адресы буенча пәйда булачак.

Автор:Руфина Таҗиева
Читайте нас: