Барлык яңалыклар
Спорт
20 август 2022, 15:42

Массакүләм спорт үсештә

Республикада узган ялларда билгеләнгән Физкультурачылар көнендәге бәйрәмчә спорт чаралары моны тагын бер кат дәлилләде.

Массакүләм спорт үсештә
Массакүләм спорт үсештә

 Физкультурачылар көне - профессиональ спортчыларныкы гына түгел, ә йөгерергә, чаңгы шуарга, хоккей, футбол, волейбол уйнарга яратучылар, яраткан командалары өчен җан атучылар, аларның уңышлары белән чын күңелдән сөенә белүчеләр бәйрәме дә. Спорт белән шөгыльләнү ихтыяр көче булдыра, түземлек һәм чыдамлылык тәрбияли. Ә бу - хәзерге заманда иң кирәк сыйфатлар. Спорт объектларында даими үтеп торучы ярышларның максаты - зур нәтиҗәләргә ирешү генә түгел, ә беренче чиратта сәламәтлек, сәламәт яшәү рәвешен киң тарату, саулыкны ныгыту. Бу физик тәрбия бирүче барлык укытучылар, шулай ук ​​спорт белән шөгыльләнүчеләр өчен төп профессиональ бәйрәм. Ел саен бәйрәм кайчан була дигән сорау туа, чөнки вакыйганың датасы күчә килә. Ул ел саен август аеның икенче шимбәсендә билгеләнә. 2022 елда физкультурачылар көне 13 августка туры килде. Шөкер, бүген сәламәт яшәү рәвеше гадәти күренешкә әйләнеп бара. Узган шимбә һәм якшәмбе көннәрендә бөтен республика буенча күп төрле спорт чаралары үткәрелде. Аларда катнашучыларның ел саен ишәя баруы да күңелле күренеш. Шәкер, бүген сәламәт яшәү рәвеше гадәти күренешкә әйләнеп бара.

Бәйрәм тарихы

Физик тәрбияне массакүләм пропагандалау ил буенча егерменче гасырның 20-30-нчы елларында актив үсеш ала. Шул вакыттан алып хөкүмәт спортның милләт сәламәтлеге икәнен аңлап, сайланган юлдан алга атлый. Хәтта Бөек Ватан сугышы елларында да эстафета ярышлары үткәрелеп торган.1939 елда Бөтенрусия спортчылар көне беренче тапкыр билгеләп үтелә. СССР Халык Комиссарлары Советы илдә сәламәт яшәү рәвешен һәм спортны популярлаштыру өчен физкультурачылар көнен булдыра. Беренче 12 ел һәрвакыт яңа датаны раслыйлар һәм шуннан соң гына августның икенче шимбәсендә тукталалар. Советлар Союзында спорт мөмкин булганча үсеш ала. Яңа спорт җәмгыятьләре барлыкка килә. Мәсәлән, “Динамо”, “Спартак”, “Трудовые резервы” һәм башкалар. ГТО комплексы гамәлгә кертелә, төрле спорт төрләрендә массакүләм спорт ярышлары даими оештырыла башлый. Ил күләмендә Спартакиадалар һәм чемпионатлар үткәрелә. Яшьләрнең физик тәрбиясенә аеруча зур игътибар бирелә. Башта институтларда спорт факультетлары барлыкка килә, аннары спорт мәгариф учреждениеләре ачыла башлый, алар анда спортчы булырга гына түгел, ә спортчылар тәрбияләүчеләр булырга да өйрәнәләр. Физик тәрбия укытучысы һөнәре популярлаша, чөнки һәр мәктәптә тиешле дәресләр бар, ә белгечләр җитешми. 1980 елда, СССР Югары Советы Президиумы боерыгы буенча, физкультурачылар көне бәйрәм календарена кертелде. СССР да бу бәйрәм спортчыларның казанышларын барлау көненә әверелә. Традиция буенча, ул чемпионат һәм зур ярышларда җиңүчеләр чыгышлары белән билгеләп үтелә башлый. Бүген физкультурачылар көне шул ук масштабта билгеләп үтелә. Республикабызда соңгы берничә елда спортка аеруча зур игътибар бирелә. 2019 елда Башкортстан спортны үстерү буенча Русиянең иң яхшы төбәге дип танылды. Соңгы ике елда республикада яшәүчеләр һәм спортчылар өчен 11 яңа яки яңартылган спорт корылмасы, берничә спорт сарае һәм заманча бассейннар ачылды. 2024 елга кадәр республика районнарында тагын 16 бассейн төзелеп тапшырылачак. Башкортстанның күп районнарында ГТО нормативларын тапшыру өчен махсус мәйданнар булдырылды. Республика илнең Көрәш федерациясе белән килешү төзеде. Башкортстанның 16 мәктәбендә көрәш дәресләре кертелде һәм алар киләчәктә арта барачак. 2024 елга кадәр бу сан 200 булырга тиеш. 2019 ел Башкортстан спорты тарихында ат спорты турнирларын үткәрә башлау чоры буларак тарихка кереп калды. Менә инде өч ел дәвамында алар уңышлы үткәрелеп килә, оетыру дәрәҗәсе үсә. “Терра Башкортстан” елкычылык проблемаларын хәл итү максатыннан аеруча отышлы. Өстәвенә, турнир милли йолаларыбызны саклау, сәламәт тормышны пропагандалау өчен оештырылган зур чара булып тора. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән республика халкының Яңа ел бәйрәмнәрен сәламәт үткәрү, физкультура һәм спортны пропагандалау максатында барлыкка килгән “Яңа ел гаилә уеннары” нда төбәкнең бар районнары актив катнаша. 2020 елда Радий Хәбиров Физик культура һәм спорт мәсьәләләре буенча совет оештырды. Аңа билгеле чемпионнар, Олимпия, Паралимпия уеннары җиңүчеләре, спорт федерацияләре җитәкчеләре, билгеле тренерлар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре керде. 2021 һәм 2022 елларда аның киңәйтелгән утырышлары узды. Моңа кадәр 13 ел буена мондый очрашулар үткәрелмәгән булган. Уфадагы спорт әзерлеге үзәгендә Николай Валуев исемендәге бокс буенча олимпия резервының спорт мәктәбе ачылды. Башкортстанда гына түгел хәтта ил күләмендә әлегә кадәр мондый махсус спорт мәктәбе юк иде. Анда олимпия уеннарында катнашачак спортчылар әзерләнәчәк. Башкалабызның Октябрь районында халыкара спорт көрәше үзәге төзелә. Үзәкне төзү Башкортстанның адреслы инвестиция программасына кертелде. Уфада Олимпия чемпионы Светлана Хоркина исемендәге заманча гимнастика спорт комплексы сафка басты.

 Ил буенча ГТО нормативларын яңадан кайтару балалар һәм үсмерләр спортында уңышлар китерә башлар дигән өмет уята. 2015 елдан башлап укучылар ГТО нормаларын тапшыра башладылар. Хәзерге буын өчен бу комплексны кайтару бик дөрестер дип уйлыйм. Соңгы елларда укучылар арасында аллергия, шикәр диабеты, астма, яссы табанлылык чирләре арта. Гомүмән, балаларның сәламәтлеге начарая баруы беребезгә дә сер түгел. Бу чирләр, башлыча аз хәрәкәтләнүдән барлыкка килә. Смортфон һәм планшет кочаклап утырулар боларның төп сәбәбе, диләр табиблар. Шөгыльләнергә теләк белдерүчеләргә бүгенге көндә Республикада 127 балалар үсмерләр спорт мәктәбе эшләп килә. Аларда спортның 68 төре буенча күнекмәләр үткәрелә. Мәктәпләребездә йөзләгән спорт клублары бар. Анда 170 мең бала шөгыльләнә. Соңгы елларда аларда шөгыльләнү түләүле була баруы гына күңелне кыра. Дәүләт тарафыннан спорт клубларына елдан – ел күбрәк акча бүленсә дә, алар ата – аналардан да акча таптыра. Гомумрусия халык фронты тикшеренүләреннән күренүенчә, һәрбер өченче гаиләнең баласы төрле түгәрәк һәм спорт күнекмәләренә йөри алмый башлаган. Гаиләдә ике – өч бала булган очракта бу бөтенләй күтәрә алмаслык авыр йөккә әверелә. Шул аркада алар спортны ташларга мәҗбүр була. Ярышларга бару түләүле, спорт җыеннарына бару түләүле, анда яшәү түләүле. Бу бик күп сәләтле балаларны спорттан читләштерүгә китерә. Балалар спортын бизнеска әйләндерү борчуга сала. Алар арасында да булачак Олимпия һәм дөнья чемпионнары булырга мөмкин бит. Балалар спортын күтәрми торып зур чемпионнар үсеп җитәренә ышаныч юк. Моны барсы да аңлый кебек, әмма безнең спортчыларның чираттагы зур ярышларда уңышка ирешә алмавыннан соң гына тагын уйлана башлыйлар һәм гаеплеләрне эзләргә керешәләр. Нәтиҗәдә гади тренер гаепле булып кала. Балалар спортына дәүләт сәясәтен төптән үзгәртми торып зур уңышларга ирешеп булмаячак.

Республиканың спорт министры Руслан Хәбибов хәлнең яхшы якка үзгәрүен ассызыклый: “Шәһәр һәм район үзәкләрендә, авылларда йөзләрчә спорт мәйданчыклары төзелә. Спортчыларның республикада калуы өчен нәкъ шуларны эшләргә кирәк. Соңгы берничә елда спортчылар өчен шартлар кискен яхшырды. 3 ел дәвамында спортчыларыбызның башка төбәккә яки илгә китү очраклары булмады, диярлек. Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше Республикабыз җитәкчелегенең һәрчак күз уңында. Шуңа күрә сизелерлек алга китеш һәм уңышларны да күрә алабыз. Уңайлыклар булдырыла, шулай булгач массакүләм спорт белән дә шөгыльләнүчеләр артыр дип ышанабыз” – ди министр.

Спортта уңышлар дәвамлы булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк соң? Иң элек яхшы әзерлекле спортчылар, аларга шундый ук көчле әзерлекле алмаш кирәк. Яхшы матди техник база, мөмкинлекләр, көчле тренерлар составы кирәк. Шөкер “Авыл тренеры” программасы нигезендә авылларыбызга көчле тренерлар кайта башлады. Моны күптән эшләргә кирәк иде, әмма соң булса да уң булсын дияргә кала. Башка төбәкләрдә бу чаралар да күрелми бит әле. Чынында, бу бар ил күләмендә кабул ителәсе программа, югыйсә.  Безнең республика программалары нигезендә спорт корылмаларына-биналарына ремонтларның ел да дәвам итүе, мәктәп спортзалларының күпчелегенә ремонтлар үткәрелү уңайлыклар буенча мөмкинлекләрне күпкә арттырды. Тәҗрибәле тренерларыбыз авылларга кайтып ил спортын югары дәрәҗәгә күтәрерлек спортчылар тәрбияләр дигән ышанычта калабыз. Күпчелек бөек спортчыларыбызның авыл җирлегенән чыкканлыгын онытмыйк. Эшләргә яхшы спорт заллары булганда билгеле тренерларыбыз да җиргә тартылыр әле. Яхшы, якты, җылы спорт залларында кемнең эшлисе килмәсен? Әйткәнемчә спорт заллары һәм ишегалларында спорт мәйданчыклары төзүгә елдан – ел күбрәк игътибар бирелә. Моны төбәк һәм ил җитәкчелеге дә ассызыклый.

Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров Башкортстанның илдә алдынгы спорт төбәкләренең берсе булуын билгеләде:
– Бездә 120 спорт төре үсеш ала, шул исәптән 31 база спорты, аккредитацияләнгән 94 төбәк федерациясе бар. Республикада 12 меңнән артык спорт корылмасы эшли, аларның саны буенча Башкортстан, Мәскәүдән кала, икенче урынны били. Без спорт инфраструктурасы төзелешен актив хуплыйбыз. 2022 ел башында эре объектлар төзи башладык. Алар – Ишү слаломы һәм Көрәш үзәге комплексы, Фехтование үзәге.  Узган елда системалы рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүче кешеләр саны буенча план күрсәткече 51,1 процент тәшкил итте. Заманча инфраструктурага һәм чараларны оештыруда бай тәҗрибәгә ия булган Башкортстан ел саен Бөтенрусия һәм Халыкара ярышлар уздыру үзәгенә әверелә.

Илнең спорт министрлыгы җитәкчелеге дә төбәктә бу юнәлештәге уңышларны югары бәяли:

“Башкортстанда, Уфада төзелүче объектлар, республиканың Бөтенрусия, Халыкара ярышлар уздыру тәҗрибәсе белән танышып торабыз. Башка төбәкләргә дә үрнәк булырлык уңышларыгыз да куандыра. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның, Хөкүмәт Премьер-министрының, Спорт министрлыгының тотрыклы социаль-икътисади үсеш шартларында, республика үсеше өстенлекләренең берсе буларак, физик культура һәм спортны кайгыртуын, физик культура, һөнәри һәм киңкүләм спорт белән шөгыльләнү өчен максималь уңайлы шартлар тудырылуын күрәм. Киләчәктә дә шулай дәвам итәчәгенә тулысынча ышанабыз. Өстәвенә, республиканың Бөтенрусия һәм Халыкара ярышлар үткәрү буенча амбициоз планнары бар.

 Моның өчен барлык шартлар да тудырылган.
Шуңа күрә монда эш минем бәяләүдә түгел, ә безнең хезмәттәшлектә, команда эшендә. Һәм без, Русия Хөкүмәте тарафыннан 2030 елга кадәр физик культура һәм спортны үстерү буенча кабул ителгән стратегиягә ярашлы, биредә төбәкнең шундый ук стратегиясе булуын күрәбез. Нәкъ менә стратегия буларак. Һәм без аны гамәлгә ашыру буенча бик көчле ресурс күрәбез. Шуңа күрә бөтен командага – республиканың спорт-сәяси командасына рәхмәт әйтәсем килә”,- диде Русия спорт министры Олег Матыцин.
Спорт белән шөгыльләнү, үз сәламәтлегең өчен көрәшү - тормыш сыйфатын күтәрүдә бер адым. Аны яшенә, кеременә карамастан, һәркем ясый ала. Физкультурачы көне сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга йогынты ясаучы төп чараларның берсе. Физкультура һәм спорт өлкәсен үстерүгә, яңа чемпионнар тәрбияләүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга өлеш кертүчеләрне, спорт ветераннарын бик киң төрле чаралар белән үткәрелгән физкультурачылар көне белән тагын бер тапкыр котлыйбыз, сәламәтлек, бәхет телибез.

Фото:ufa.rbc.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: