Барлык яңалыклар
Спорт
13 август 2022, 17:57

Стәрлетамакта төнге велоузыш узды

Спорт -яшәү чыганагы

Стәрлетамакта төнге велоузыш узды
Стәрлетамакта төнге велоузыш узды

Стәрлетамак шәһәрендә велоузыш булды. Бу чарага 2700дән артык стәрлетамаклы чыкты.

Велоузышта шәһәр хакимияте башлыгы Рөстәм Газизов, шәһәр хакимияте хезмәткәрләре, шәһәр Советы депутатлары, җәмәгать оешмалары вәкилләре һәм тагын меңләгән шәһәр халкы катнашты.

Катнашучылар «Сити-молл» сәүдә үзәге каршындагы аллея яныннан старт алдылар, ә аннан велосипедчылар шәһәрнең үзәк урамнары – Октябрь проспекты, Ходайбирдин, Тынычлык урамнары буйлап уздылар һәм йөрү бакчачылар паркында тәмамланды. Маршрут 10 чакрымнан артык иде.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: