Якташыбыз, Олимпия чемпионы, ике тапкыр дөнья һәм Европа чемпионы, Русиянең атказанган спорт мастеры Аделина Заһидуллина «Геройлар узышы» нда катнашучылар өчен күнегүләр үткәрде.
Аделина барсын да физкультурачылар көне белән котлады:
- Бу минем һөнәри бәйрәмем. Спорт - минем тормышым, көнкүрешем. Бүгенге чараның төп бурычы-республика халкын физик культура һәм сәламәт яшәү рәвешенә мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итү. Катнашучыларга сәламәтлек һәм күңелләрендәге активлык табуларын телим. Минемчә, спортны яратмаган кешеләр юк, ә үз спорт төрен тапмаган кешеләр генә була. Бүген биредә югары нәтиҗәләргә ирешкән спортчылар, шулай ук иң яхшы спорт мәктәпләре билгеләп үтеләчәк.