Чишмә районының Алкино авылында урнашкан "Патриот" паркы мәйданында дәүләт һәм муниципаль өлкәләрдә эшләүче чиновниклар "Геройлар узышы"на җыелды.
Башкортстан хакимияте башлыгы Максим Забелин социаль челтәрләрдә «Геройлар узышы» чарасыннан фоторепортаж ясаган:
«Патриот» хәрби-патриотик мәдәният һәм ял паркында җитәкчеләр Физкультурачылар көнен билгеләп үттеләр. Муниципалитетлар җитәкчеләренә спорт мәктәпләренең матди-техник базасын ныгытуга сертификатлар тапшырдылар, авыл тренерларын да сертификатлар белән билгеләп үттеләр. Аларның тырышлыгы белән яңа "спорт йолдызлары" кабына. Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр командалары өчен Геройлар ярышында республика башлыгы хакимияте командасын җитәкләде. Бу уен җиңел түгел, әмма, кызыклы. Һәм спорт белән нинди яшьтә дә шөгыльләнергә була һәм кирәк тә», — дип язган Максим Забелин.
"Геройлар узышы" - бүгенге чараларның иң мөһиме. Башкортстан Башлыгы хакимияте, министрлыклар, муниципалитетлардан килгэн 108 команда каршылыклар полосасында көч сынаша.