Барлык яңалыклар
Спорт
13 август 2022, 17:34

"Кабинетларда гына утырып арыгансыздыр"

Радий Хәбиров җитәкчеләргә нәрсә әйтергә тели? 

"Кабинетларда гына утырып арыгансыздыр"
"Кабинетларда гына утырып арыгансыздыр"

Бүген, 13 августта, Русиядә Физкультурачылар көне билгеләп үтелә. Башкортстан халкын бәйрәм белән республика башлыгы Радий Хәбиров котлады.

"Барыгызны да Физкультурачылар көне белән котлыйм! Сезгә сәламәтлек һәм яхшы яллар телим!» ,- дип язган ул үзенең «ВКонтакте» сәхифәсендә.

Башкортстан башлыгы бүген үткән Чишмә районындагы «Патриот» хәрби-патриотик паркында «Геройлар узышы» турында да әйтеп үткән.

"Чараны «Патриот» паркында үткәрүнең төп идеясе шунда ки, берәүләр үзләрен "Геройлар узышы"нда сынаса, икенчеләре балаларга техника күрсәтә. Кемдер балалар белән ял итеп йөри, концерт тыңлый һәм вакытын күңелле үткәрә.

Бүген "Геройлар узышы"нда безнең җитәкчеләр— республиканың дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре катнашты. Без коллегаларыбызга тормышта спорт мөһим роль уйнаганын күрсәтергә телибез. Чыннан да, күбебез бер кая да чыкмыйча кабинетларда гына утырабыз. Ә икенчедән - команда рухын ныгыту да эш өчен бик мөһим», - дигән Башкортстан Башлыгы.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: