Барлык яңалыклар
Спорт
13 август 2022, 15:53

Җитәкчеләр спортта да сынатмый

"Патриотик" паркында дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең 108 командасы катнашты.

Җитәкчеләр спортта да сынатмый
Җитәкчеләр спортта да сынатмый

"Геройлар ярышы" Уфа янында берничә мең кешене җыйды. Ярышлар Бөтенрусия Физкультурачылар көне уңаеннан үткәрелде. Анда дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең 108 командасы катнашты.

«Патриот» паркында республиканың барлык муниципаль районнары, шулай ук барлык министрлыклар һәм ведомстволар командалары ярышты. Спорт бәйрәме иртәнге күнегүләр белән башланып китте, аны фехтование буенча Олимпия чемпионы Аделина Заһидуллина алып барды. Анда Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин, Паралимпия чемпионы Рима Баталова катнаштылар.

Бүгенге ярыш шулай ук Баскетбол көненә багышланган – бәйрәмгә 109 баскетбол командасы килде, аларны сәхнәдән танылган совет баскетболчысы Иван Ведешко котлады.

Максим Забелин үз чыгышында Башкортстанның соңгы вакытта чын-чынлап спорт республикасы булып китүен билгеләп үтте.

Уфада күптән түгел Гимнастика үзәге ачылды, чиратта тагын берничә үзәк ачылуы көтелә. Рима Баталова патриотик паркта җыелучыларны Физкультурачылар көне белән котлады һәм изге теләкләрен җиткерде. 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: