Барлык яңалыклар
Спорт
25 июль 2022, 11:28

Мондый йөзүгә зур әзерлек кирәк

"X-Waters Volga 2022" халыкара йөзү күпләрне түземлеккә сынады.

Мондый йөзүгә зур әзерлек кирәк
Мондый йөзүгә зур әзерлек кирәк

Бүген "X-Waters Volga 2022" халыкара йөзү сериясе кысаларында Идел аша 1, 3 һәм 5 километрга йөзүләр үткән. Быел анда Русия һәм чит ил спортчылары катнашкан - Русиянең 150 шәһәреннән, шулай ук башка дәүләтләрдән 1700дән артык кеше. 5 чакрым дистанцияне Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров та уңышлы узган.

Игорь Комаров чараның уникальлеген билгеләп үтте: «Үткәрү урыны - дөньядагы иң зур елгаларның берсе һәм йөзүне оештыруның югары дәрәҗәсе - болар барысы да үзеңне тикшерү өчен бик яхшы мөмкинлек. Мин барысын да ярышларда катнашырга чакырам һәм киләсе елда тагын "X-WATERS" дистанциясенә чыгармын дип уйлыйм. Хисләрне аңлатып бетереп тә булмый һәм бик күңелле, аеруча ахырга кадәр йөзеп килә алгач. Дистанция җиңел түгел, әлбәттә, су температурада төрле, агым үзгәрүчән. Шуңа күрә бик җиңел булмады, мин X-WATERSда беренче тапкыр катнашам. Бу чарада меңнән артык кешенең катнашуы тәэсирле булды. Әлбәттә, бу йөзү озак истә калачак”, - дип тулы вәкаләтле вәкил үз тәэсирләре белән уртаклашты.

Тулы вәкаләтле вәкил әйтүенчә, мондый йөзүләрдә уңышлы чыгыш ясау өчен кеше күнегергә, үзенә ышанырга һәм максатка омтылырга тиеш.

Идеологик илһамчы һәм X-WATERS халыкара ачык су йөзү сериясе башлыгы Александр Базанов сүзләре буенча, "катнашучыларның күбесе профессиональ булмаган спортчылар, аларның кайберләре хәтта олы яшькә җиткәндә генә күнегүләр ясый башлыйлар, тормыш рәвешләрен үзгәртәләр, балаларга үрнәк күрсәтәләр. "

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: