Барлык яңалыклар
Спорт
23 июль 2022, 12:56

Журналистлар узыша

Мондый ярыш республика тарихында беренче тапкыр үтә. 

https://bashgazet.ru
https://bashgazet.ru

Бүген, 23 июльдә, Чишмә районындагы “Патриот” паркында беренче тапкыр республика киң мәгълүмәт чаралары вәкилләре өчен “Медиа геройлары узышы” үтә.

Ул Башкортстанның Матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары буенча агентлык һәм республиканың Спорт министрлыгы ярдәмендә оештырылды. Узышларда матбугат, телевидение һәм радио журналистлары командалар белән чыгыш ясый.

Чараны ачып, “Геройлар узышы” проекты җитәкчесе Эдуард Шәфиев парк турында, спортның берләштерү көче хакында сөйләде. Чарада матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев, республиканың спорт министры Руслан Хәбибов һәм башкалар катнаша.

Исегезгә төшерәбез, “Геройлар узышы” – махсус бүлекчәләр сугышчыларын әзерләү өчен сынаулар нигезендә оештырылган бөтенрусия күләмендәге беренче спорт ярышы. Катнашучыларга профессиональ инженерлар һәм тәҗрибәле инструкторлар әзерләгән трассаны узарга кирәк. Алар су киртәләре, биек диварлар, кыек коймалар, тимерчыбыклар, җир асты тоннельләре, канатлар, траншеялар, су тутырылган чокырлар һәм башка төр хәрби каршылыкларны үтә.

“Патриот” 1 июньдә ачылды. Анда “Авангард” үзәге курсантларын башлангыч хәрби әзерләү буенча узышлар үткәрелә. Атна саен көнгә биш тапкыр бөтен республикадан 200 кеше армия хезмәте нигезләрен өйрәнә.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: