Уфада, Рима Баталова исемендәге спорт күнегү үзәгендә җиңел атлетика буенча Русия чемпионатының тантаналы ачылышы булды. Чемпионат 11 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Бәйгеләрдә көч сынашу өчен Русиянең 31 төбәгеннән 174 спортчы һәм Беларусия җыелма командасы килде.
Спортчыларны танылган спортчы, 13 тапкыр Паралимимпия чемпионы, Русия Паралимпия комитеты вице-президенты, Дәүләт Думасы депутаты Рима Баталова каршы алды.
“Бүген монда иң көчлеләр җыелды: Паралимпия чемпионнары, халыкара һәм Бөтенрусия ярышларында җиңүчеләр һәм призерлар. Безнең республиканың тагын бер зур спорт турниры уздыруы белән мин бик горурланам ”, диде Рима Баталова.
Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ