Барлык яңалыклар
Спорт
1 июль 2022, 19:30

Яңа гандбол командасы оештырылды

 Республикада «Башкортстан» гандбол клубы тарихы башлана.

Яңа гандбол командасы оештырылды
Яңа гандбол командасы оештырылды

Бу хакта Башкортстанның спорт министры Руслан Хәбибов хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, команданы гамәлгә куючы - министрлык үзе.

«Без хатын-кызлар һәм ир-егетләр гандболын берләштердек. Шул ук вакытта әйдәп баручы «Уфа-Алиса» һәм «УГНТУ-ВНЗМ» командаларын да саклыйбыз. Безнең төп бурыч - аларның уңышларын арттыру һәм идарә вертикален ныгыту. Без республикада балалар һәм үсмерләр гандболын үстерүгә дә аерым игътибар бирәчәкбез", - диде Руслан Хәбибов.

"Республика җитәкчелегенең Башкортстанда профессиональ гандболны саклап калу өчен күп көч куюына рәхмәтлемен. Яңа клуб төзү - профессиональ спортны үстерүдә яңа борылыш. Башкортстан Республикасы спорт министры Руслан Хәбибовка ышаныч белдерүе өчен зур рәхмәтемне белдерәм һәм үз ягымнан «Башкортстан» гандбол клубы осталыгын һәм данын күтәрергә вәгъдә бирәм", - диде «Башкортстан» гандбол клубы директоры Александр Горбатиков.

Фото:utv.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: