27 июньдә Аскынның “Батыр” физкультура-сәламәтләндерү комплексында егетләр һәм кызлар арасында самбо буенча уку-тренировкалар үтә. Бу – Русия беренчелегенә әзерләнү этабы.
Физик әзерлекне күтәрү өчен бирегә Башкортстан район һәм шәһәрләреннән 11 команда җыелган, шулай ук Пермь өлкәсеннән, Удмурт республикасыннан да командалар килгән.
Уку-тренировкаларга җыелу – төрле спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүче егет һәм кызлар өчен очрашу һәм аралашу өчен менә дигән мөмкинлек. Бу аларга алда торган җаваплы ярышларда үз-үзләренә ышаныч тудырачак, көч-һәм дәрт бирәчәк.