Барлык яңалыклар
Спорт
27 июнь 2022, 13:31

Мотокросс буенча республика чемпионаты башланды

Нефтекама шәһәрендә мотокросс буенча Башкортстан чемпионатының беренче этабы булып узды.

bashinform.ru Мотокросс буенча республика чемпионаты башланды
Мотокросс буенча республика чемпионаты башланды Фото:bashinform.ru

Анда республиканың 7 шәһәреннән һәм ике районыннан, Удмуртиянең дүрт шәһәреннән, Татарстаннан килгән 103 спортчы катнашты.

Стартка байтак кына билгеле исемле спортчылар: дөнья, Европа, Русия чемпионнары Дмитрий Буланкин, Динар Вәлиев, Дмитрий Солянников, Евгений Шаров, Никита Тарасов чыкты. Иң билгелеләре Ачык класста көч сынашты. Анда Г. Кадыйров исемендәге техник спорт төрләре үзәге ярышчысы Динар Вәлиев (Уфа шәһәре) җиңү яулады. Бу көнне мотоспорт ветераннары да, әле яңа гына спорт юлына чыгып килүче бәләкәчләр дә көч сынашты. 50 куб смга кадәр класста җиңүне уфа егете Макар Маяков яулады. Аның әтисе исә Ачык класста тугызынчы килде. Икенче урында – Уфадан Ян Яковлев, өченчедә – Кушнаренкодан Әмир Бурашев.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: