Барлык яңалыклар
Спорт
27 июнь 2022, 22:06

Башкортстан, алга!

Республика паралимпия спортчылары Сочидагы җәйге уеннарга әзерләнә.

Башкортстан, алга!
Башкортстан, алга!

Башкортстан паралимпия спортчылары Сочидагы җәйге уеннарга әзер.
Башкортстан данын 2-9 октябрьләрдә Сочида үтәчәк паралимпия уеннарында 44 спортчы яклаячак. Алар тугыз спорт төренең бишендә – җиңел атлетика, йөзү, өстәл теннисы, инвалидлар коляскасында фехтование, велоспорт буенча көч сынашачак.
Спортчылар уеннарга җитди әзерләнә, әмма соңгы сүзне РФ паралимпия комитеты әйтәчәк. Алар Русия җыелма командасына кайсы спортчылар керәчәген конкрет хәл итәчәкләр.
–Без уеннарда Башкортстаннан күп спортчылар катнашыр дип көтәбез. Контроль стартка караганда, алар иң югары нәтиҗәләр күрсәтергә әзер, – ди Рима Батталова.
Сочида үтәчәк җәйге уеннарда 850 спортчы катнашыр дип көтелә. Аларның 150се – Белоруссиядән, Әрмәнстаннан, Төркмәнстаннан. ШОС, БРИКС һәм СНГ илләреннән спортчыларның уеннарда катнашуын оештыру буенча да сөйләшүләр бара.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: