

Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Демография” милли проекты кысаларында тормышка ашырылучы “Спорт – тормыш нормасы” федераль проектына ярашлы, Чакмагыш районында велоспорт торган саен зуррак үсеш ала бара.
Районда велоспорт 2008 елда үсешә башлады. Аның тәүге тренеры югары категорияле тренер-преподаватель Ранис Нурхәниф улы Баянов. Велоспорт бүлеге эшләгән чордаЧакмагыш районындагы Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе бик күп җиңүчеләр әзерләргә өлгерде. Бүген дә чакмагышлылар даими югары нәтиҗәләр күрсәтә, күп тапкырлар республика, Русия һәм халыкара ярышларда чемпионнар, призерлар һәм җиңүчеләр булды.
Биредә тәрбияләнүче Айгөл Гәрәева Европа, Дөнья чемпионатларында һәм 2018 елдаҮсмерләр Олимпиадасында катнашты, Русиянең спорт мастеры, велоспорт буенча Европа чемпионы.