Спорт
15 июнь 2022, 06:06

Президент указы белән

Русия биатлончылар союзы.Русия биатлончылар союзы.
Фото:Русия биатлончылар союзы.

Ил Президенты Владимир Путин указы белән  БРның биатлон буенча Олимпия резервы спорт мәктәбе директоры Виктор Никитинга “Русия Федерациясенең атказанган физик культура хезмәткәре”  исеме бирелгән.

Виктор Никитин – Башкортстанның биатлон буенча җыелма командасы тренеры, Русиянең атказанган тренеры.  Ул Максим Чудов, Антон Бабиков һәм  Эдуарда Латыйпов  кебек данлыклы спортчыларыбызны тәрбияләүгә үз өлешен керткән шәхес. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас