

Ә триметазидин матдәсе нинди йогынтыга ия?
Бөтендөнья допингка каршы агентлык (ВАДА) тарафыннан тыелган триметазидин (олимпиада чемпионкасы Камилә Вәлиеваның организмда шул матдә табылган иде) – спортчылар өчен файдасыз. Бер төркем табиблар әнә шундый нәтиҗәгә килгән. Аларның тикшеренү нәтиҗәләре medRxiv электрон китапханәсендә басылып чыккан.
Табиблар триметазидинның сәламәт кешеләргә һәм төрле яшьтәге спортчыларга йогынтысын өйрәнүне максат итеп куйган булган.
“Хәзерге вакытта триметазидинның физик көчне арттыруга, күнегүләрдән соң организмны торгызуга һ.б. уңай йогынты ясавы турында мәгълүматлар юк. Шул ук вакытта аны куллану еш кына төрле тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин”, – диелә тикшеренү йомгакларында.
Хәтерегездзәдер: Пекинда узган 2022 елгы Кышкы Олимпия вакытында Камилә Вәлиеваның узган елның декабрендә тапшырган допинг тестының триметазидин куллануын күрсәткәнлеге мәгълүм булды. Үз рекордын үзе узган туташ Олимпиаданың команда турнирында Олимпия чемпионына әйләнде, әмма допинг буенча тикшерүнең башлап җибәрелүе сәбәпле, спортчыларны бүләкләү булмады. Шәхси турнирда исә Камилә дүртенче урынны алды. Бу хакта күп яздык, күп уйландык һәм еладык. Мондый урынсыз гаепләүләр арытаба да булырмы икән?
Фото: news.myseldon.com