Спорт
6 июнь 2022, 15:50

Фигуралы шууда үзгәрешләр көтелә

Камилә яшендәгеләрне ярышларга кертмәскә телиләр.

Фигуралы шууда үзгәрешләр көтеләФигуралы шууда үзгәрешләр көтелә
Фигуралы шууда үзгәрешләр көтелә

Бөтендөнья фигуралы шуу конгрессы ярышларда катнашучыларның яшь чикләрен 15 яшьтән 17 яшькә кадәр күтәрергә тели. Димәк, Олимпия уеннарында яңа 15 яшьлек Камилә Вәлиеваларны күрергә мөмкин булмаячак. Бу утырыш 7 июньдә узачак һәм карар кабул ителәчәк дип фаразлана.

Фигуралы шуу буенча ярышларда катнашучы хатын – кызларның спорт гомере бик кыска, алар ике сезонны гына иң югары дәрәҗәдә үткәрәләр дигән фикердә конгресс җитәкчелеге.

Сочи-2014 чемпионнары Аделина Сотникова һәм Юлия Липницкая күпме вакыт балкып тордылар? Евгения Медведева һәм Алинә Заһитова күпме вакыт дөнья турнирларында җиңделәр? Сезон? Ике? Күп дигәндә өч. Аннан соң, яшь спортчылар чынлап та спорттан киттеләр. Яшьләргә дүрт тапкыр сикерү дә җиңел бирелә, 18 – 19 яшьлекләр алар белән ярыша алмый. Фигуралы шуу үсеше күзлегеннән караганда, бу бик яхшы түгел. Спортка озак еллар дәвамында көч сынаша алырлык йолдызлар кирәк, - ди конгресс җитәкчелеге.

Русиядә яшьне күтәрүнең төп сәбәбе Этери Тутберидзе мәктәбенә һөҗүм дип саныйлар. "Хрустальный" да алар яшь спортчыларга уңышлы эшләргә мөмкинлек биргән техниканы үзләштерделәр. Һәм шуның аркасында Русия хатын-кызлары фигуралы шууда гегемонга әйләнде, дөньядагы барлык мөһим ярышларда җиңде. Үзгәрешләр кертү фигуралы шуучыларның яшен күтәреп Тутберидзеның яшь спортчылары уңышларына чик куюга китерергә мөмкин.

Конгресс фигуралы шуучыларның яшен әкренләп күтәрергә уйлый. Төп тәкъдим кабул ителсә, беренче елда, димәк быел бернәрсә дә үзгәрмәячәк, 2023/24 еллар сезонында олылар турнирларында 16 яшьтән генә катнаша алачак. 2024/25 ярышлар мизгелендә спортчылар 17 яшьән соң гына бәйгеләргә кертеләчәк.

Чыганак: kp.ru

Фото: kp.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас