Спорт
4 июнь 2022, 12:50

Геройлар ярышты

 “Геройлар узышы” беркайчан да яхшы һава торышында үтми”, – диделәр.  

Бүген, 4 июньдә, “Патриот” хәрби-патриотик паркында беренче “Геройлар узышы” үтте. Ярышлар Русиядәге иң озын трассаларның берсендә барды.

Федераль узышны ачу тантанасында премьер-министрының беренче урынбасары Азат Бадранов Башкортстанда иң яхшы трассаларның берсе төзелүен әйтте.

“Биредә уникаль каршылыклар оештырылган, алар бер генә трассада да юк. Без Русия Оборона министрлыгы җитәкчелегенә, “Геройлар узышы” проекты җитәкчесе Ксения Шойгуга башлангычларыбызга, күләмле проектны гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәтлебез. Без – 1 июньдә ачылган “Авангард” үзәге курсантларын башлангыч хәрби әзерләү буенча узыш булган бердәнбер төбәк. Анда атна саен көнгә биш тапкыр бөтен республикадан 200 кеше армия хезмәте нигезләрен өйрәнәчәк», – диде Азат Бадранов.

Телетапшырулар алып баручы, Дәүләт думасы депутаты Тимофей Баженов әйтүенчә, мондый узышларда физик мөмкинлекләр генә түгел, ә Русия гражданнарын берләштерүче туганлык та күренә.

“Бүген бу трассадан чын геройлар йөгерәчәк, минем үземнең дә шундый трасса буйлап йөгергәнем булды һәм аның ничек авыр икәнлеген беләм. “Геройлар узышы” беркайчан да яхшы һава торышында узмый һәм бүген дә күк йөзе ярышның чынлап көчергәнешле булуын дәлилли”, – диде ул.

40 гектар мәйданлы парк территориясендә уникаль трасса эшләнгән. Федераль узышта бер меңнән артык кеше катнашты. Алар арасында Татарстан республикасы, Чиләбе, Свердловск, Мәскәү өлкәләре, Мәскәү, Санкт-Петербург вәкилләре бар иде.

Әйтергә кирәк, “Геройлар узышы” – махсус бүлекчәләр сугышчыларын әзерләү өчен сынаулар нигезендә оештырылган бөтенрусия күләмендәге беренче спорт ярышы. Катнашучыларга профессиональ инженерлар һәм тәҗрибәле инструкторлар әзерләгән трассаны узарга кирәк. Алар су киртәләре, биек диварлар, кыек коймалар, тимерчыбыклар, җир асты тоннельләре, канатлар, траншеялар, су тутырылган чокырлар һәм башка төр хәрби каршылыкларны үтә.

“Геройлар узышы”нда теләгән һәркем катнаша ала. Аның өчен www.gonkaufa.ru сайтында теркәлергә кирәк.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас