

Бүген республиканың Сибай шәһәре баскетбол яратучыларны үзенә тартып торучы үзәкләрнең берсенә әвереләчәк, дуслар.
Чөнки иртәдән алып Җиңү мәйданында төрле яшьтәге уенчылар баскетбол буенча UramBairam 3*3 турнирының финал этабы кысаларында масштаблы алышта очрашачак. Турнирның финал этабын үткәрү өчен юкка гына Сибай сайлап алынмаган, чөнки нәкъ шушы шәһәр Башкортстанның иң көчле баскетбол үзәге булып исәпләнә. Сибай спортчыларының уңышлары турында төбәгебездән тыш чит тарафларда да яхшы беләләр.
UramBairam турнирының финал этабы биредә 2 көн дәвамында үтәчәк “Урал аръягы-2022” Бөтенрусия инвестиция сабантуе кысаларында узачак.