

Башкортстан хөкүмәте “Уфа” клубына Русия премьер-лигасыннан (РПЛ) төшеп калуына карамастан алдагы көндә дә ярдәм күрсәтәчәге хакында белдерде.
"2021/22 сезоны нәтиҗәләре буенча, “Уфа” югары дивизионнан төште һәм киләсе сезонны Милли лигада үткәрәчәк, Шуңа карамастан Республика клубка ярдәм итүне дәвам итәчәк. Якын киләчәктә барлык кирәкле карарлар кабул ителәчәк”, - диде спорт министрылыгының рәсми вәкиле Райлә Хәсанова.
“Уфа” футбол клубы 2014 елдан бирле беренче тапкыр РПЛда чыгыш ясау мөмкинлеген саклый алмады. Клубның 5 уенчысы килешүләр вакыты тәмамлану сәбәпле клубтан киттеләр. Аңа кадәр клубның баш тренеры Алексей Стукалов вазифасыннан бушатылды.
Кызганычка каршы, 19 ел чыгыш ясаганнан соң Татарстанның “Рубин” клубы да премьер – лигадан төшеп калды. Алдагы уен мизгелендә, яңадан премьер – лигага эләгү өчен “Уфа” белән “Рубин”га ныклап тырышырга туры киләчәк. Чөнки Милли лигада беренче һәм икенче баскычка күтәрелә алган командалар гына премьер – лигада яңадан чыгыш ясау мөмкинлеге ала.
Әйткәндәй, “Салават Юлаев” белән “Ак Барс” хоккей командалары да уен мизгелен бик үк уңышлы тәмамлый алмадылар. Сәяси вәзгыятькә бәйле “Салават Юлаев” ның, иң көчлеләрдән саналган биш фин уенчысы плей – офф уеннары башлану белән үз иленә кайтып киттеләр. Аның каравы, нәкъ шушы уенчылар, 29 майда тәмамланган дөнья чемпионатында Финляндия җыелма командасын алтын баскычка күтәрделәр. Финал уенында Финнар Канада җыелмасын 4 : 3 исәбе белән җиңеп алтын медаль һәм чемпион исемен яуладылар. Финнардан “Салават Юлаев” ның элекке уенчылары Микаэль Гранлунд ике, ә Сакари Маннинен “алтын” голны кертеп команда җиңүенә иң зур өлешне керттеләр.
Афарин дияргә генә кала, яхшы уенчылар кайда да яхшы инде ул...
Чыганак: Башинформ
Фото:Башинформ