Барлык яңалыклар
Спорт
24 Май 2022, 20:46

Данлыклы биатлонист Эдуард Латыйпов - “Спорт дулкыны” фестивале кунагы

Спортчы “Красноусол” шифаханәсендә ял итә.

Руфина Таҗиева
Фото:Руфина Таҗиева

Республиканың Гафури районында “Спорт дулкыны" фестивале  үтте. Чарада танылган биатлончы, Пекиндагы уеннарның өч тапкыр бронза призеры Эдуард Латыйпов катнашты.  

Спортчы ярышлардан соң “Красноусол” шифаханәсендә ял итә һәм сәламәтлеген тергезә.

Чиста һава һәм матур пейзаж – традицион җәядән ук ату буенча ярышлар өчен идеаль шартлар. Һәркем мәргәнлектә үзен сынап карый алды.

“Мин беркайчан да җәядән ук атмадым һәм үземне сынап карарга телим. Мин спортны яратам. Волейбол карарга килгән идем, әлегә ул юк. Шуңа бирегә килдем”, — ди фестивальдә катнашучы Татьяна Макеенкова.

Фестиваль ярышлары алты дисциплина буенча узды. Катнашучылар  көчләрен берьюлы берничәсендә сыный алды. Танылган спортчы, өч тапкыр Олимпия уеннары призеры Эдуард Латыйпов — чараның махсус кунагы. Ярышлардан соң ул  туган җирендә, Башкортстанда, республика шифаханәләренең берсендә көч туплый.

 

Автор:Руфина Таҗиева
Читайте нас: