Барлык яңалыклар
Спорт
15 Май 2022, 22:59

“Ирәндек” бозында көч сынаштылар

"Куркаклар хоккей уйнамый" диләрме әле?

Сибайның “Ирәндек” боз сараенда балалар хоккей турниры үтте. Уеннар Русия Герое, генерал Миңлегали Шәйморатовның истәлегенә һәм Җиңүнең 77 еллыгына багышланды.

Ярышларны республиканың Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, “Аструм” компаниясе президенты Денис Назаров һәм “Уфа” хоккей клубы оештырды.

13нче майдан 15енә кадәр Сибай, Магнитогорск, Уфа, Стәрлетамак, Күмертау һәм Түлгәннең җыелма хоккей командалары иң яхшы команда исеменә көч сынашты.

Кызу ярыш нәтиҗәсендә Стәрлетамакның “Орлан” командасы җиңү яулады. Икенче урынга Түлгәннән “Коршуны” командасы чыкты. Өченче баскычка Сибайның “Горняк” командасы күтәрелде.

Уеннар бар катнашучылар өчен дә иң чагу тәэссоратлар калдырды.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: