Җиңү бәйрәмендә – 9 май көнне – Уфага Русия, Казахстан һәм Үзбәкстанның иң көчле атлетлары җыелачак.
Берничә тапкыр “Русиянең иң көчле кешесе” исемен алырга өлгергән Эльбрус Нигъмәтуллин әйтүенчә, программада гаять зур кызыксыну тудырачак 6 дисциплина каралган. Әлеге берсеннән-берсе мавыктыргыч чыгышларны үз эченә алачак шоуны күрергә, әлбәттә, бик күп уфалылар һәм шәһәр кунаклары җыелачак.
Әйткәндәй, сайлап алу турында Башкортстаннан гына 3500 спортчы катнашкан һәм 9 май көнне аларның иң-иң яхшылары тамашачылар алдында чыгыш ясаячак. Ярышлар өчен снарядларның бер өлешен Эльбрус үзе әзерләгән. Турнирда спортчылар тартачак зур Камаз автомобиленә дә стронгмен үзе тест үткәргән.
Фото: mgazeta.com