Барлык яңалыклар
Спорт
3 Май 2022, 21:17

Тхэквондо буенча республика чемпионаты уза

Уфадагы ярышларга республиканың төрле почмакларыннан иң көчлеләр җыелды.

Тхэквондо буенча республика чемпионаты уза
Тхэквондо буенча республика чемпионаты уза

Уфада,Чик буе хезмәте көненә һәм тхэквондо спорт федерациясенең 30 еллыгына багышланган Башкортстан чемпионатының II этабы ярышларында катнашучылар җыелды. 3 майда Премьер-министр урынбасары Ирек Сәгыйтов бу турыда социаль челтәрдә язды.

“Бүген безнең башкалабыз республиканың иң көчле спортчыларын кунакчыллык белән каршы ала. Стоп – балл төрендә катнашучыларның гомуми саны - 320 спортчы, формаль комплексларда - 120, тәэсир көче ягыннан - 80 катнашучы. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, монда, заманча спорт комплексы аренасында, борыңгы сугыш сәнгатенең вәкилләре осталыкларын, физик әзерлекләрен, чыдамлык һәм ихтыяр көче күрсәтәчәкләр. Тхэквондо спорт кына түгел, ә рухи күнегүләр һәм коралсыз үз-үзеңне саклау техникасы. Бу искиткеч спорт Башкортстан территориясендә 30 елдан артык уңышлы үсештә. Бөтенрусия ярышларында 3,5 меңнән артык җиңүчебез бар, ә 700 дән артык спортчыбыз халыкара ярышларның чемпионнары һәм призерлары”, - ди Ирек Сәгыйтов.

Чыганак: Башинформ

Фото:Башинформ

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: