Барлык яңалыклар
Спорт
28 апрель 2022, 15:45

Волейболны оста уйныйлар

Кубок өчен ярышта Сибайлылар җиңү яулады.

Волейболны оста уйныйлар
Волейболны оста уйныйлар

Баймакта Урал аръягының һәвәскәр командалары арасында "Урал аръягы иҗтимагый инициативалары берлеге" Кубогына волейбол буенча Урал арты беренчелегенең финал этабы узды.

Анда Баймак, Хәйбулла, Әбҗәлил районнары һәм Сибай шәһәреннән спортчылар катнашты.

Башта бу районнарда сайлап алу турлары узды, алар нәтиҗәләре буенча финал этабына һәр районнан икешәр команда чыкты.

Турнирда Сибай җыелма командасы җиңде. Икенче урынны Әбҗәлил районы командасы алды, өченче урында - Баймак волейболчылары.

 

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: