Барлык яңалыклар
Спорт
23 апрель 2022, 10:07

Ничек каршы торырга?

Үзебезне-үзебез яклый белмәсәк, санга сукмаулар дәвам итәчәк.

Ничек каршы торырга?
Ничек каршы торырга?

Спорт сәясәттән аерым булырга тиеш дисәләр дә, күптән алай түгеллеген барыбыз да күреп торабыз. Русия спортын һәм спортчыларын сәяси золым корбаннарына әйләндереп бетерделәр.

2014 елның декабрь аенда Германия телевидениесе аша Русия җиңел атлетларының допинг куллануы турында хәбәр иткән документаль фильмнан соң башланган иде бу шау-шулар. Сәламәт спортчылар арасында шушы гаеп белән күпме иң көчле егет һәм кызларыбыз Олимпия уеннарында катнаша алмады. Паралимпия уеннарында Русиянең җыелма командасын тулысынча катнаштырмау дөнья җәмәгатьчелеген аптырашта калдырды. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, язмыш сынауларын җиңеп, зур спорт белән шөгыльләнергә көч тапкан. Алар яман чирләргә дә, хәвеф-хәтәр, фаҗигагә очрап гарипләнү газапларына да каршы тора алган. Ә менә спортны сәясәткә әйләндергән йөрәксез, оятсыз спорт чиновниклары белән көрәшергә ничек көч табарга? Безнең спортчылары-бызның көч җыя баруыннан курыктылар алар. Мисал өчен, 2008 елда Пекинда узган уеннарда спортчыларыбыз гомум команда беренчелегендә 8 урынны алган иде. Ә 2012 елда Лондонда үткәрелгән уеннарда безнекеләр инде икенче урында. Шуннан соң 2016 елда Бразилиядә, 2018 елда Көньяк Кореяда, 2022 елда Кытайда узган Паралимпия уеннарында безнең ил спортчыларын катнаштырмадылар.

2014 елдан алып Русиядә узарга тиешле дистәләгән дөнья һәм Европа чемпионатларын үткәрүне тыйдылар. Йөзләгән спортчыларыбызны, ялган яла тагып, спорттан читләштерделәр.

Исегездә  булса, бөтен дөньяга билгеле Русия теннисчысы Мария Шарапова, милдронат дип исемләнгән дару куллануда гаепләнеп, 2 ел ярышларга кертелмәде. Ул теннисчылар дөнья рейтингының иң югары баскычына күтәрелгән иде. Моның белән килешергә теләмәүчеләр сәбәп табып, аны оятсыз рәвештә спорттан читләштерделәр. Мариянең Олимпия уеннарында җиңүен теләмәделәр. Олимпия уеннары узуга белгечләр милдронатның бернинди дә допинг түгеллеген, спорт күрсәткечләрен яхшыртуга ярдәм итмәвен, авыр тренировкалар һәм ярышлардан соң йөрәк мускулы эшчәнлеген җайга салучы матдә генә булуын исбатладылар. Безнең Семен Елистратовны да, милдронат куллануда гаепләп, 1 ел чемпионатларга кертмәскә дигән карар чыгардылар. Милдронат аклангач, ярты ел үтүгә Семенны да акладылар. Шушы еллар эчендә төпле дәлилләрсез спортчыларыбызның төрле дәрәҗәдәге ярышларда яулаган медальләрен тартып алдылар, рейтинглардан төшереп калдырдылар. Әлегә кадәр шахмат һәм шашка ярышларына һәм спортчыларына яла тага алмыйлар иде, чөнки бернинди допинг та, баш мие эшчәнлеген арттыра алмый бит.

Әмма бу спорт төрләренә дә чират җитте. Бөтендөнья шашка федерациясенең бернинди аңлатмаларсыз якташыбыз, җиде тапкыр дөнья чемпионы Тамара Тансыккужинаның исемен иң көчлеләр рейтингыннан төшереп калдыру турындагы карары спортчы өчен генә түгел, хезмәттәшләре, дуслары, җанатарлары өчен дә көтеләмгән вакыйга булды.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров күренекле якташыбызга ярдәм итәргә булды һәм октябрь аенда, бөтен дөньяның иң көчле гроссмейстерларын чакырып, Тамара Тансыккужина призына халыкара турнир үткәреләчәген игълан итте.

“Минем беркемне дә рәнҗетәсем килми һәм моңа кадәр моны эшләмәдем дә. Әмма Көнбатыш Европа ул әле бөтендөнья дигән сүз түгел. Мин безнең турнирга Европа илләрендә яшәүче зур гроссмейстерлар да килер дип ышанам. Минем җиткерәсем килгән төп идея – без теләсә нинди агрессив адымнарга җавап бирергә һәм бер-беребезне якларга тиешбез”, – диде Радий Хәбиров.

Башта Русия һәм Белоруссия уенчылары билгеле бер вакытка команда ярышларында, аннары барлык рәсми дөнья, Европа дәрәҗәсендәге ярышларда катнашудан читләштерелде. Өстәвенә, Тамара Тансыккужина дөнья рейтингыннан да төшереп калдырылды. Спортчы сүзләре буенча бу Бөтендөнья шашка федерация президенты Якек Павличиның аны шәхси яратмавы, узган елда Варшавада узган дөнья чемпионатындагы скандал белән бәйле булырга мөмкин дип фаразлый Тамара. Исегезгә төшерәбез, узган елда дөнья чемпионатының финал уенында Тамара Польша спортчысы Наталья Садовска белән көч сынашты. Үзе дә поляк милләтеннән булган Якек Павличи хәлиткеч соңгы уен барышында Тамара алдында торган Русия флагын алып куя. Ул бу кылыгы белән Тамараны чыгырдан чыгарып – ихтыяр көчен сындырмакчы була. Тик, ни гаҗәп, Польша спортчысы Наталья Садовска, Тамарага теләктәшлек белдереп, өстәлдән үз иленең флагын алып куя. Нәтиҗәдә, якташыбыз җиңде һәм җиденче тапкыр дөнья чемпионы булды. Чемпионат тәмамлангач, Бөтендөнья шашка федерациясе вәкилләре гафу үтенергә мәҗбүр булдылар. Аларга киләчәктә  Тамара Тансыккужинаны дөнья рейтингыннан чыгару өчен дә гафу үтенергә туры килергә мөмкин.

–       Мин моны көтмәгән идем, бу бик сәер эш. Дөнья рейтингыннан кешенең исемен һәм бар күрсәткечләрен сызып ташлау  бер спорт төрендә дә булганы юк. Күрәсең, бу Бөтендөнья шашка федерациясе президенты Якек Павличиның уйлап чыгарган яңалыгы. Гадәттә, спортчыны һәм гомумән теләсә кемне җәзалар яки нинди дә чара күрергә булсалар алдан кисәтәләр, кешенең аңлатмаларын тыңлыйлар.  Бу юлы башта җәза бирелде, аннан соң гына аңлатма. Моны аңлатма дип атап булмый, әлбәттә. Өч көн узгач кына Русия шашка федерациясенә мөһерсез һәм имзасыз электрон хат килеп иреште. Бөтендөнья шашка федерациясе уставында рейтингтан төшереп калдыру дигән дисциплинар җәза бөтенләй каралмаган. Күрәсең, бернинди фикер алышуларсыз, Якек Павличи мине үз карамагы белән генә җәзаларга булган. Бу уставны санга сукмау һәм башбаштаклык булып тора. Бу карарга каршы ниндидер алымнар куллану буенча Спорт министрлыгы юристлары һәм белгечләр белән киңәшләшәбез. Суд тикшерүләре дә шашка тактасындагы кебек җитди: җиңү өчен сакчыл әзерлек кирәк, безнең алда да җитди аналитик эш бар. Шуңа күрә без ашыкмыйбыз. Мин ышанам, гаделлек җиңәчәк һәм иртәме-соңмы мин рейтингка кире кайтачакмын. Иң кыены мине куып чыгару турында карар кабул иткән кешеләр белән мөнәсәбәтләрне тергезү булачак. Бүгенге көндә, Дәүләт Җыелышы – Корылтай рәисе урынбасары буларак, парламент эшләре белән шөгыльләнәм. Мин катнашырга теләгән халыкара ярышлар октябрь аенда гына башлана. Шуңа күрә дә күнекмәләргә әлегә күп вакыт бирелми. Хәзер күпчелек вакыт гражданнарны кабул итүгә, аларның аһ-зарларын тыңларга һәм анализларга багышлана.

Моннан тыш Агыйдел һәм Дүртөйледә, шулай ук Краснокама һәм Калтасы районнарында шашка түгәрәкләре ачарга әзерләнәбез. Алар республика шашка мәктәбе филиаллары булачак. Миңа теләктәшлек белдереп, Уфада халыкара турнир үткәрү карарын шатланып кабул иттем. Бу бик мөһим вакыйга. Яшь шашка уйнаучылар гроссмейстерлар уенын карарга мөмкинлек алачак. Күпләр безгә килер дип ышанам. Федерация президентының карары ул әле иң көчле халыкара гроссмейстерларның гомум позициясен чагылдырмый. Без дөньядагы иң яхшы турнирны үткәрергә тиешбез, – диде Тамара Тансыккужина.

Дүләт җыелышы – Корылтай рәисе Константин Толкачев алга таба барырга һәм альтернатив халыкара шашка федерациясе булдырырга тәкъдим итте.

–       Чынлыкта, Бөтендөнья шашка федерациясе җи-тәкчелеге спортка кагылышлы булмаган кылыклары белән дөнья спортын дискредитацияләде. Әлеге ямьсез гамәл сәясәтнең спортка тыгылуын тагын бер тапкыр исбатлады. Игълан ителгән санкцияләргә бәйле рәвештә, сәясәттән читтә торган альтернатив спорт хәрәкәтен булдыру турында күп сөйләнелә. Бәлки, сүзләрдән эшләргә күчү һәм шашкадан башлау вакыты җиткәндер. Бездә аерым шашка федерациясе төзү өчен бөтен шартлар бар. Элегрәк шахмат федерациясе дә шушы юл аша үтте, – диде Константин Толкачев.

Бүгенге вәзгыятькә аптырарсың. “Мәрхәмәтлек өчен” Олимпия дипломы белән бүләкләнгән спортчыбызга каршы шундый мәрхәмәтсез адымга баралар. Ни өчен шулай?

  P.S. Тамара Тансыккужинаны халыкара рейтингтан төшереп калдырганнан соң, тагын бер күңелсез хәбәр килеп иреште. Русиянең иң көчле шахматчысы Сергей Карякинны “махсус хәрби операция”не хуплаганы өчен Халыкара шахмат федерациясе ярты елга халыкара ярышлардан читләштерде. Сәясәт үтеп кермәгән бер генә федерация дә калмады, мөгаен.

Фото:championat.com

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: