Барлык яңалыклар
Спорт
21 апрель 2022, 21:44

Син «1000 велосипедчы көне»нә әзерме?

Фестиваль Башкортстанның биш шәһәрендә узачак.

Син «1000 велосипедчы көне»нә әзерме?
Син «1000 велосипедчы көне»нә әзерме?

Май аенда «1000 велосипедчы көне» фестивале Башкортстанның биш шәһәрендә узачак. Беренче булып эстафетаны Салават шәһәре кабул итәчәк. Анда велофестиваль якшәмбе көнне, 1 майда планлаштырылган. Бер атнадан, 8 майда, ул Стәрлетамакта, 15 майда – Октябрьскийда, 22 майда – Нефтекамада, 29 майда Уфада узачак. Проект республика халкы арасында спорт белән даими шөгыльләнүне, актив яшәү рәвешен популярлаштыруга, велосипед инфраструктурасы үсешенә игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Велоузышта теләгән һәркем катнаша ала. Иң мөһиме-велосипед һәм башка кию өчен шлем булу.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: