Барлык яңалыклар
Спорт
20 апрель 2022, 14:46

Сибайлар – икенче урында

Шулай да алар ярымфиналда катнашачак. 

Сибай балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә хатын-кызлар арасында  волейбол буенча республика чемпионатының зона этабы үтте. Чарада Сибай, Межгорье, Әбҗәлил, Зианчура, Зилаер районнарыннан командалар катнашты.

Сибай шәһәре җыелмасы составында  Мария Семенихина,  Дарья Арсланова, Юлия Сынгизова, Айгөл Тләүбаева, Эльмира Лежнева, Марина Маганева, Анжелика Гаврилова, Аделина Салтыкова, Алиса Курамшина, Айгүзәл Зарипова  бар иде.

Финал уеннары нәтиҗәсендә беренче урынны Межгорье командасы яулады. Икенче урында – Сибай җыелмасы, өченче урында – Зианчура районы.

Сибай һәм Межгорье командалары  республика чемпионатының ярымфинал этабында катнашачак. 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: