Барлык яңалыклар
Спорт
14 апрель 2022, 10:45

“Уфа-арена”ның исеме үзгәрә

Хәтта билетларның да хакын төшерергә вәгъдә итәләр. Бу нәрсә белән бәйле?

bashinform.ru “Уфа-арена”ның исеме үзгәрә
“Уфа-арена”ның исеме үзгәрәФото:bashinform.ru

Уфа шәһәрендәге Боз сараеның исемен үзгәртмәкчеләр. “Салават Юлаев” хоккей клубының генераль директоры Ринат Бәширов хәбәр итүенчә, спорт объекты республика карамагына карый.

“Әлеге вакытта бу мәсьәлә тикшерелә. Берничә тәкъдим бар. Без өстәмә акча чыганагыннан баш тартмаячакбыз”, - дигән хоккей клубы җитәкчесе.

Яңа уен мизгелендә команданың финанс мөмкинлекләре күбәячәк, чөнки командадан легионерлар китте. Бу билетлар һәм атрибутларның хакын төшерергә дә ярдәм итәчәк, дигән ул.

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: