Барлык яңалыклар
Спорт
11 апрель 2022, 11:19

Бәләкәй түгел алар

Чакмагышлылар хоккейда  беренчеләр!

Бәләкәй түгел алар
Бәләкәй түгел алар

Чакмагышлылар хоккейда  беренчеләр!

 

Татарстанның Актаныш "Лачын" боз сараенда узган "Беренче сыйныф кубогы"нда яшь чакмагышлылар алдынгылыкны яулады.

Хәер, Чакмагыш районында электән үк спорт үсешенә, хоккей спортына зур игътибар юнәлтелә. Тәҗрибәле тренерлар укучыларны оста итеп тәрбияли, зур уңышларга ирешер өчен күнегүләр, хәтта - иртәнге 4-5 сәгатьләрдән үк башланган чаклары бар.

Әлбәттә, бу үсеп килүче буынның физик сәламәтлеген ныгыту, ярышларда җиңүгә - чыныгу булып тора.

Нәтиҗәләр буенча 1 урын - Чакмагыш "Ястреблар"ында. Яшь якташларыбыз өчен ихлас горурлык хис-тойгылары туа, артканнан-арта. Чираттагы җиңүләре белән котлыйбыз, яңадан-яңа үрләр яулауларын теләп калабыз!

Юлай Низаев.

Бәләкәй түгел алар
Бәләкәй түгел алар
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: